Әхмәтҗанов Азат Фазылҗан улы 1961 елның 22 мартында ТАССРның Буа районы Адав-Толымбай авылында туа.
Белеме-югары, 1985 елда Казанның М.Горкий исемендәге «Почет Билгесе» орденлы авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Белгечлеге буенча икътисадчы-авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы.
Хезмәт эшчәнлеге этаплары.
08.1978-12.1979 - Буа районы Коминтерн исемендәге күмәк хуҗалыкның йөк автомобиле йөртүчесе.
12.1979-01.1985- Казан авыл хуҗалыгы институтын студенты;
01.1985-05.1985 -Буа районы Коминтерн исемендәге күмәк хуҗалыкның өлкән бухгалтеры;
05.1985-10.1986-Совет армиясе сафларында хезмәт итә.;
11.1986-07.1990-Буа районы «Буа» совхозының баш хисапчысы;
07.1990-09.1998 -Буа районы һәм Буа шәһәре буенча салым инспекциясе башлыгы;
09.1998-10.1999-Буа районы кулланучылар хокукларын яклау комитеты рәисе;
10.1999-09.2001 - Буа районы һәм шәһәре коммуналь милек белән идарә итү Комитеты рәисе;
09.2001-12.2005 г. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Буа районы һәм Буа шәһәре бүлеге башлыгы;
01.2006-03.2009 г. Буа муниципаль районы муниципаль берәмлегенең милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе;
03.2009-09.2009 Г. Адав-Толымбай авыл җирлеге башкарма комитеты белгече;
2019 елның сентябреннән хәзерге көнгә кадәр-Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы.
Иҗтимагый эшчәнлек.
Буа муниципаль районы Советы депутаты.
Дәүләт бүләкләре, исемнәре.
1. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале-2005 ел;
2.ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы-2006 ел;
3.2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен күкрәк билгесе;
4.«Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме-2011 ел.
Гаилә хәле.
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.