Буа муниципаль районы

АСТРОНОМИЯ МӘКТӘПКӘ КИРЕ КАЙТА

13.09.2017

Астрономиягә физиклар якынрак, шуңа да әлеге фәннән белем бирүне нигездә аларга йөкләячәкләр. Физика буенча район методик берләшмәсе җитәкчесе, сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Лилия Ганиева әйтүенчә, мөгаллимнәрне укыту максатында Казан федераль университетында курслар оештырылган инде. Бер төркем укытучылар анда августта булып кайтканнар, икенчеләре сентябрьдә җыена. Астрономияне географларга да укытырга рөхсәт ителә. Мәктәпләргә уку китаплары кайтарылган.

– Алар 35 сәгатькә исәпләнгән. Бу атнага бер дәрес, дигән сүз. Курсны сайлау буенча унынчыда да, унберенчедә дә, хәтта ике елга бүлеп тә үтәргә мөмкин. Без быел предметны чыгарылышларның уку программасына керттек. Киләсе елдан унынчылар укый башлаячак, – ди Лилия Әнсаровна.

Уку китабының эчтәлегенә килгәндә, ул совет заманында булганыннан күпкә аерыла. Элеккегесендә формулалар, исәпләүләр күп булса, яңасы иллюстрацияләргә бай һәм укучының гомуми үсешен күтәрүгә юнәлтелгән. 10-15 еллык тәнәфестән соң Россия Мәгариф министрлыгына астрономияне кире кайтаруга чыгарылышларның 30 про-центының кояш җир тирәли әйләнә дип санаулары этәргеч биргән дә.

Ә Яңа Чәчкап урта мәктәбендә укучылар күк җисемнәрендә беркайчан да ялгышмаячаклар. 44 ел дәвамында биредә төгәл фәннәрне укыткан Зөфәр Сәлахов һәрвакыт балаларның бу өлкәдә дә белемле булулары өчен тырышты. Төрле түгәрәкләр оештырды, дәресләрне астрономия белән бәйләп барды. 1995 елдан башлап укучылары астрономия һәм физика буенча 25 тапкыр республика олимпиадасында призер булдылар. Ун тапкыр Россия күләмендәгесендә катнаштылар, Азат Сәлахов, Илдус Мөхәммәтҗанов, Айрат Җиһаншин хәтта халыкара дәрәҗәдәгеләренә чакырылдылар. Аерым җиңүләрдән Азат  Мәскәүдә һәм Костромада ике тапкыр призлы урын алды. Мәктәптән беренче булып республика җыелма командасына Айрат керсә, 2009-2010 елларда Гомәр Сабиров, соңгысы булып, Саранскка һәм Анапага барды. Гади авыл мәктәбендә мондый алдынгы укучылар тагын да бар әле – ике дистәгә якын укучының портретлары кабинеттагы махсус мактау тактасында урын алган. Араларында физика һәм астрономия фәне буенча китүчеләр дә аз түгел. Укытучы аларда шундый мәхәббәт уята алуы белән горурлана. Бүгенге укучылары өчен дә астрономия ят түгел.

– Зөфәр Абдуллович физика дәресләрен еш кына астрономия белән бәйләп алып бара, – ди 11 сыйныф укучысы Диләрә Шәрәфиева. Инде “законлы” программа буенча да беренче дәрес булган. Укучыларга ошаган. Күк җисемнәрен, аларның төзелешен, хәрәкәтен, киләчәген өйрәтүче предметны үзләштерүгә биредә телескоп та ярдәмгә килә.

– Аны грант акчасына алган идек. Әлеге телескоп кеше күзе күрергә сәләтледән мең тапкыр көчсезрәк йолдызларны карарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, компьютерга тоташтырырга һәм программалаштырып, күрәсе килгән җисемне күзәтергә була, – ди укытучы.

Ә заманында фәнни дәрәҗәдә белем биргән фәненең кире программага кертелүенә ул аеруча шат.

Сүз уңаеннан

Астрономия буенча бердәм дәүләт имтиханы, шул исәптән ирекле нигездә тапшыру планлаштырылмый. Ә 2019 елдан башлап бөтенроссия тикшерү эшләре үткәреләчәк, предмет буенча биремнәр физика буенча бердәм дәүләт имтиханына кертеләчәк.






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования