Буа муниципаль районы

Буаның ярты гасыр буе башвакыч төзүчесе Зөфәр Хисамов: “Көненә унар сәгать тә сканворд белән "агуланып“ утырганым бар”

10.11.2017

Зөфәр Хисамов башваткычлар чишәргә яратучыларга яхшы таныш. Ул 55 елдан бирле шушы эш белән "агуланган". 

Үз гомеренә бер генә мәртәбә кроссворд-сканворд чишеп караган кешегә дә таныш аның исеме. Ул инде менә ничәмә еллардан бирле бөтен республика басмаларын үзенең “фирменный” башваткычлары белән тәэмин итеп тора. Сүзем Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче, “башваткычлар патшасы” Зөфәр Хисамов турында.

Лаеклы ялда булса да, Зөфәр абый тулы канлы эш режимы белән яши. Айга бер тапкыр Казанга килеп, башваткычларын редакцияләргә таратып чыга да, кайтып тагын эшкә чума. Юк-юк, бу эшкә аны берәү дә мәҗбүр итми, акча эшләү ысулы дип тә карамый ул аңа. Үзе әйтмешли, шушы эш белән агуланган. Бары шул гына.

өфәр абыйның махсус эш бүлмәсе бар. Ул барлык кирәкле әсбаплар, сүзлек-энциклопедияләр белән тәэмин ителгән. Хәер, алар монда атрибут ролен генә уйный. Чөнки Зөфәр абыйның хәтеренә күзләр тимәсен, нинди генә темага кроссворд төзергә утырса да, күңел сандыгындагы сүзләр үрелеп кенә бара.

Ә бит бу эшкә керешүенә, ярты гасыр үтеп киткән. Барысына да клубка килүче “Огонек” журналы гаепле.

– Армиягә киткәнче әле бу, клубка әллә ничә төрле газета-журнал килә. “Огонек” дигәне аеруча минем күзне яндыра. Арткы битендә сканворд. Шуның яртысын чишәм, калганын чишеп булмый, русча бит. Менә шул вакытта “матур формаларны алып, татарча да төзеп була бит моны”, дип уйладым. Әкренләп, сызгалый-бозгалый башладым. Менә шуннан китте инде. Беренче кроссвордым 1962 елда “Татарстан яшьләре”ндә басылган. Әле дә саклана, – ди үзе.

Ахтунг, ахтунг та булдым”

Зөфәр Хисамов – белеме буенча химия-биология мөгаллиме. “Татарстанның атказанган укытучысы” исемен йөртә. Укытучыга хас төгәллек, тирән белем, үҗәтлек һәм сабырлык инде менә ничә еллардан бирле башваткычлар төзүгә сәбәп булып тора.

 

– Бәхеткә, миңа авыл мәктәбендә нинди генә фән укытып карарга насыйп булмады, – ди Зөфәр абый, үткәнгә кайтып. – 45 ел эчендә мин укытмаган фән дә калмады бугай. 320 укучы иде мәктәптә. Икешәр параллель класс. Класс саен 25әр укучы. Белгечләр җитми. Директор миңа яшь кеше дип өмет баглады булса кирәк. Бервакыт астрономия, анатомия, физика, геометрия, рәсем, сызым, җыр, хәтта немец теле укытырга да кирәк булды. Шулай итеп, “ахтунг”, “ахтунг”ка да әйләндем мин. Барлык фәннән дә төннәр буе үзем әзерләнәм, көндезләрен дәрес бирәм. Укырга бервакытта да соң түгел диләр бит. Хәзер менә шушы белемнәр яраткан шөгылемә дә ярдәм итә. Бөтен музыкаль инструмент, композиторларны, астрономик терминологияне яхшы беләм. Георграфияне инде су урынына эчәм. Теләсә кайсы илнең башкаласын, аның елга-күлләрен, тауларын төнлә уятып сорасалар да әйтә алам. Химия-биология – анысы минем төп ризыгым.

Хезмәтенә бәйле рәвештә, Зөфәр абый “кроссворд бизнесын” “Совет мәктәбе” (хәзерге “Мәгариф”) журналыннан башлый. Шуннан китә инде. Бүген ул дистәләгән газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә. Республика басмаларыннан тыш, Минзәлә районы газетасы да аннан башваткычлар төзеп җибәрүен сораган хәтта.

Зөфәр абый укыту дәверендә, һәр фәне буенча, терәк-хәрәкәт схемалары ясап, кроссвордлар төзегән. Шул рәвешле балага теманы аңлау җиңелрәк тә, кызыклырак та булган. Әле алай гына да түгел, Зөфәр Хисамов – китаплар авторы да. Сканвордлар, теманы ныгыту өчен ярдәм итүче башваткычлар биологиядән эш дәфтәрләре, “Яфрак белән яфрак сөйләшә” исемле методик басмага да кертелгән.

Сүзләрне артык татарчалаштыру халыкта ризасызлык уята”

Зөфәр абый башваткычларны интегеп, сан артыннан куып эшләүче түгел. Ул – үзенә-үзе хуҗа. Калыплашкан эш схемасы бар.

– Сканворд төзегәндә сулдан уңга, өстән аска таба төзү кулай. Күпләр кире яктан төзиләр, бу сүзләрнең мәгънәсен боза. Мин эшкә керешкәндә иң элек формасын алам. Кагыйдә буларак, 15*20 форматтагы сканвордка ихтыяҗ зур. Иң элек озын сүзләрне кертергә тырышам. Сканвордның иң мөһим вазыйфасы: танып-белү активлыгын арттыру. Дөрес итеп чишкән вакытта яңа мәгълүмат ала сканворд чишүче кеше. Хәзерге вакытта бер кыенлык бар, әлбәттә. Бу – сүзләрне артык татарчалаштыру. Без негр дип язабыз, ә ул татарча “зәнҗи”, “зәнки” дигән сүз. Менә шул сүзләрне куллансам, укучылардан шелтәләр дә килә. Ә нәшриятлар саф татар телен таләп итә, – ди ул.

 

Ул гади халыкка ни кирәк, аларга ни кызык, шуны истә тотарга тырыша.

– Башка коллегаларымның эшләрен караганда, компьютердан файдаланганы күренә. Алар бер яктан эчтәлекле, ләкин халыкка андыйларны чишү кыенрак. Ник дигәндә, чит ил терминологиясе, аталамалары күп керә. Гади халыкка саф татар телендә, үзебезнең республика күләмендә билгеле шәхесләрне, елга-күл, авыл атамаларын чишеп чыгару җиңелрәк бирелә, – дигән фикердә үзе.

Унар сәгать утырган вакытлар да бар”

Автордан көнлек эш күләме турында да сорамый булдыра алмадым.

– Кәефкә карап эшләнә. Чәй эчәргә дә чыкмый утыра алам. Бишәр сәгать тә, кышын унар сәгать тә утырган вакытлар була. Нокта да төртмәгән көннәр бар. Укытучы кешенең түземлеге җитә бит аның. Чөнки бер агуланып киттеңме, үзеннән-үзе үрелеп бара, аннан тыелып булмый.

Дөрес, баштарак төнге 3ләрдә дә торып, эш өстәле артына утырган вакытлары була аның. Хәзер үз-үземне алай борчымыйм инде, дип елмая.

Төзү-төзү белән, барлык эшне карап, хәр хәрефне күздән үткәреп, хаталарны да тикшерергә кирәк бит әле. Бу эшләр барысы да Зөфәр абыйның хатыны Фәридә апа өстендә. "Ул минем беренче редактор да, корректор да. Берничә мәртәбә карап, тикшереп чыга. Чөнки бер тапкыр хаталы эш бирдеңме, нәшриятта сиңа ышаныч бетә. Миннән бит аны карап түгел, санап кына алалар. Аена 60лап эш эшлим. Кайвакытта эшләп бетергәч, бер хәрефтә хата чыга. Аның өчен сканвордны яңадан сүтәргә кирәк. Әмма сүзләрне алыштырып та, эшеңне саклап калырга була", – ди Зөфәр абый.

 

Мин бит - “пешеп” җитмәсәм дә рәссам

Сканворд, кроссвордлардан тыш, Зөфәр абый ребуслар төзүче дә. Монысын ул аеруча да яратып башкара. Бүген аның меңгә якын ребусы бар.

– Мин үзем – бик үк “пешеп” җитмәсәм дә рәссам. Ходай миңа сынлы сәнгать училищесын тәмамларга насыйп итмәде. Бик тә укыйсым килгән иде шунда. Ул вакытта Зуев дигән директор: “Бездә махсус рәсем мәктәпләрен тәмамлаучылар күп. Тулай торак та юк, сиңа кыен булачак”, – диде. Шулай да мин үзлектән рәсемнәр ясадым. 30 ел рәсем дәресе дә укыттым бит әле. Шуның нәтиҗәсе: миңа хәзер ребуслар, рәсемле башваткычлар төзүнең бер авырлыгы да юк.

 

– Ребус төзегәндә күңелемә хуш килгән хәдисләр, гыйбрәтле сүзләрне рәсем теленә күчерәм. Картотекам бар. Анда минем үзем ясаган рәсемнәр тупланган. Шулардан файдаланып, кирәкле рәсемнәрне булачак ребуска урнаштыра барам. Шуңа күрә, ребусның тизлеге зуррак. Айга 10-15 ребус төзеп бирәм.

 

Зөфәр абыйның рәсемнәренә карап, тел шартлатырлык. Сәләт тумыштан бирелгән булса, аның өчен махсус укырга да кирәкми икән.

 

– Бер елны “Раннур” нәшриятына мөрәҗәгать иттем. “Руслар матур сканвордлар чыгара, нигә бездә андый юк?” - дидем. Редактор тәкъдимемә биш куллап риза булды. Менә инде 14 елдан бирле “Гаилә сканвордлары” дигән төсле басма чыгып килә.

“Нәниләр өчен әлифба”ны да рәссам буларак мин бизәдем. Моннан тыш, берничә әкиятне иллюстрацияләдем, – ди ул.

Чыннан да, “Шалкан”, “Камыр Батыр”, “Бала белән күбәләк” китаплары милли татар колориты белән сугарылган, чын рәссам табасыннан төшкән кебек.

 

Зөфәр Хисамовны укучылар яхшы белә дигән идем. Замандашлары аны көчле укытучы буларак та хәтерли.

– 65 яшьтә киттем мәктәптән. Соңгы елларда укучылар көчсезләнде, балалар саны азайды, укытуның кызыгы калмады. Ә миңа зур аудитория кирәк: энәсеннән җебенә кадәр сөйләргә яратам мин. Укучы теманы төшенмичә туктамыйм, – ди кичәге укытучы.

 

Хезмәтенә күрә – хөрмәте диләр бит. Зөфәр абый укытучыларга бирелүче барлык бүләкләрне алып бетергән. Һәр балага микроскоп юнәтеп биология классы булдырып, республикада иң яхшы кабинет ясауга да ирешә ул. Укытучы-фәнни тикшерүче исеменә дә лаек була. Әйтергә кирәк, әлеге статус Татарстан буенча нибары 10 укытучыга бирелә. Зөфәр Хисамов – аңа лаек булган бердәнбер авыл укытучысы.

 

Бүген инде ул тыныч кына үзенең яраткан шөгыле белән мәшгуль, мәчеткә йөри. Туган нигезендә, яраткан хатыны Фәридә апа белән, ял саен балалары, оныкларын көтеп, тыныч кына, рәхәт кенә дөнья көтәләр.

 


intertat.ru



Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования