Буа театры бинасында Әниләр көненә багышланган тантана үтте.

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Буа  театры бинасында  Әниләр көненә багышланган тантана үтте.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов ачты.

– Тормыш ул әнидән башлана. Ул баласын яратучы,  аны тормышка өйрәтүче, яклаучы, ярдәм кулы сузучы, аңлаучы илаһи зат. Кадерле балаларыгыз сезнең таянычыгыз булсыннар, ышанычыгызны акласыннар, кадерле әниләр, – дип мөрәҗәгать итте ул залдагы аналарга.

Ә “Ана Даны” медаленә лаек булган, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларның әниләренә  чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.

Күп балалы  әниләр, сабыйларны гаиләгә тәрбиягә алучылар да  бәйрәмнең кунагы булдылар. Аларга да  муниципаль район исеменнән акчалата бүләкләретапшырылды. Ә район мәдәният идарәсе оештырган концерт әниләргә күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International