Бакчаларда бердәм меню, яңалык кайсы ягы белән отышлы

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, элек  балалар бакчаларына продуктларны алдан бирелгән заявка буенча җирле поставщиклар китерә торган булганнар. Быелдан бу система тамырдан үзгәргән. Хәзер азыкларны килешү буенча Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты үзәкләштерелгән система буенча җибәрә.  Яңалык Татарстан Мәгариф министрлыгы белән килештерелгән. Идарәдә безгә шулай аңлаттылар: шәһәр һәм авыл балалар бакчаларының барысы өчен дә департамент белгечләре тарафыннан    ике атналык  меню төзелә. Шуннан чыгып, азык-төлек кайтарыла. Бакчаларга беренче партия продуктлар декабрь ае азагында ук килеп ирешкән. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Рамилә Хәбибуллина продуктлар исемлегенең узган еллардагыга караганда  шактый төрләнүен әйтә.  Моннан чыгып көндәлек меню да яхшырган: яшелчәләр, ит, сөт ризыклары  балалар өстәлендә күбрәк хәзер.

“Ромашка”да инде икенче көн яңа меню буенча ашатуларын әйттеләр. Мөдир Фәридә Закирова безгә продуктларны кайтару тәртибен аңлатты. Бу юл ышанычлы һәм уңайлы дип бара ул. Бозылмый, озак саклана торган  продуктларны махсус транспортта инде декабрь ае ахырында ук китергәннәр. Алга таба алар график нигезендә, саклану срокларына карап кайтарылачаклар: озак сакланучы продуктлар – атнага бер,  сөт ризыклары – ике тапкыр, ипи-булкалар һәр көнне. Алар һәркайсына кирәкле документлар ияртелгән.

Фәридә Дамировна әйтүенчә, менюда ит ризыклары, яшелчәләр күләме арткан. Көнгә ике тапкыр яшелчә салатлары биреләчәк. Кипкән өректән, гөлҗимештән эчемлекләр, лимонлы чәйләр  дә балалар алдында булачак.  Шулай ук икенче иртәнге аш, көннең икенче яртысында тамак ялгап алу өчен меню баетылган. 

Без барган көнне балалар төшке ашка  сыр белән кызыл чөгендер салаты, каймаклы яшелчә ашы,  сөтле соуста пешкән ит фрикаделькалары, аның янына  макарон, чәй, ипи белән сыйландылар. Тәмлене балалар да беренче көн-нән үк сизгәннәр. Әлеге бакчага баласын йөртүче Гөлнара Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, кызы беренче көнне үк:

– Әни, безгә бүген иртүк ботка түгел,  сөтле  аш ашаттылар. Ике тапкыр салат бирделәр, дип сөйләгән. 

Бердәм меню турында мәгълүм булганнан соң, әти-әниләрне мөһим сорау борчыды: әлегә кадәр ашханәдә әзерләнгән ризыкларны  Казаннан килгән  ярымфабрикатлар алмаштырмасмы?
– Менюда ярымфабрикатлар бөтенләй юк. Фарш өчен аерым, шулпа өчен аерым ит килә, тавык, төрле балыклар махсус суыткычларда  китереләләр. Мәгариф учреждениеләрендә яңача  туклану кертелә башлауның бу беренче этабы. Тиздән икенчесе старт алачак. Бусы инде мәктәпләрдә гамәлгә ашырылачак,- ди район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International