Буа муниципаль районы

Буа егете Данис Зарипов белән бер бозда!

12.01.2018

Буалы Рүзәл Алтынбаевка әле 11 яшь. Ә ул инде тәҗрибәле хоккейчы – соңгы өч айда Казанның данлыклы “Ак Барс” клубы уенчысы. Ике көнгә генә туган шәһәренә кайтырга вакыт тапкан талантлы яшь спортчы белән без дә таныштык.

Егет белән очрашырга “Арктика” спорт мәктәбенә килдек. Ул кыска гына вакытлы ялында да бозда. Шуу мәйданында дистәләгән хоккейчылар, арада берсе  алдына ак барс төшерелгән яшел футболкадан. Әһә, менә ул героебыз! Үзе дә безне күреп, җил тизлеге белән шуып килеп, борт кырыена сөялде.

– Мин хоккей белән 4 яшьтән бирле шөгыль-ләнәм. Бию түгәрәгенә дә йөреп карадым, тик спортка күбрәк тартылдым. Ә өч ай элек “Ак Барс” клубына чакырылуым хакында әтигә шалтыратып әйткәннәр. Бу хәбәрне ишеткәч, сөенгәнемне белсәгез, – диде ул.

Шулай итеп, Рүзәл респуб-ликаның, Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган яшь спортчылардан торган 28 кешелек юниорлар хоккей командасы составына кертелә. Уенда ул уң як һөҗүм итүче позициясендә. Егет алдан саклаучы булып уйнарга теләсә дә, Буадагы тренеры Иван Масленцев аны  һөҗүм итүче ролендә кү-рә. Остазның сиземләве дөрескә туры килә. Рүзәл бүгенге көндә 65 гол авторы, 100дән күбрәк тапкыр гол кертүчегә шайба тапшыручы! Ә бер гол кертүе турында ул аеруча яратып сөйли. Сочи шәһәрендә узган турнирда капитаны Самат Хөсәенов белән уенның соңгы минутларында керткән ул алканы.

– Шайбаны кайсы якка җибәрәсемне Самат күз карашымнан аңлаган. Гол безгә җиңү китерде. Безнең девизыбыз да “Бергә булганда, без җиңелмәс”, – дип сөйләде Рүзәл.

Җиңү өчен барысы да мөһим икән: уйнаучы дусларың да, күңел халәтең дә, хәтта кәшәкә дә. Беренчесе Рүзәлгә гел җиңүләр генә китергән. Шуңа кадерләп саклаган ул аны. Хәзер инде ул бәхетле кәшәкәне энекәше Ренальгә биргән. Анысы да абыйсы эзеннән киткән, бозда күнегүләрне бер дә калдырмый.

Рүзәлне команда белән яхшы уен гына түгел, ә бозны танылган хоккейчылар белән бүлешү дә горурландыра. Күптән түгел генә Данис Зарипов алар командасы янына килеп хәлләрен сорашкан. Рүзәлгә һәм аның иптәшләренә: “Оста хоккейчы буласыгыз килсә, тренерның сүзен тыңлагыз, иң мөһиме – җиңелгәч, артка китәргә кирәкми, ә җиңәм, дип алга гына ыргылырга кирәк”, – дип киңәшләрен биргән.

Буалылар, хоккейчы Рүзәл Алтынбаев турында ишетәсебез алда әле.






Оценить материал или отправить свое мнение

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования