Буада иң матур җимлекләр ясаучылар конкурсы узды

2018 елның 9 феврале, җомга

Буа мөхтәсибәте “Җимлекне үзең яса!” дигән конкурс игълан иткән иде.

Кичә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җимлек ясап килгән конкурсантларгның һәрберсе призлы урыннарга лаек, дип белдерде.

Җиңүчеләр:
Беренче урын – Камилә Исхакова ("Әкият" балалар бакчасы)

Икенче урын - Салихова Зилә, (2 номерлы лицей) 

Өченче урын: Ильяс Сафиуллин (М. Вахитов исемендәге гимназия)

Урын алучылар Буа мөхтәсибәтеннән истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазъләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International