Үзебездә чемпионнар үстерик!

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең еллык эшчәнлегенә мәдәни үсеш үзәгендә нәтиҗә ясалды.Идарә башлыгы Ленар Садыйков ирешелгән плюсларга тукталып, алда торган бурычлар белән таныштырды. Әле бу өлкәдә күптән түгел генә эшләсә дә, аның тырышлыгы белән беркүпме уңай күрсәткечләр дә бар инде.

Спортчыларыбыз республика күләмендә үткәрелүче төрле ярышларда катнашып җиңүләр яулап кайталар. Соңгы вакытта яшьләр арасында гына түгел, хәтта өлкән буын кешеләре дә спортка күбрәк тартыла башлаган. Мәсәлән, чаңгы шууда. Кичләрен чаңгы базасында халык шактый җыела. Хәтта 80 яшен тутырып килүче бер танышым чаңгыга басты. Үзе белән әле тагын анда барырга берничә дустын да күндергән. Хәзер җәяүләп барып, базадан прокатка чаңгы алып, сәламәтлекләрен ныгыталар.

Ә башкаларга анда барырга нәрсә комачаулый? Монда теләк кенә җитмидер.

– Спорт ул яшәү рәвеше, ә кемгәдер –һөнәр. Соңгы вакытта спорт өлкәсендә уңай күрсәткечләребез бар. Республика җитәкчелеге булышлыгы белән төрле спорт корылмалары ачыла, булганнарына капиталь ремонт үткәрелә. Яшьләр, бүген спорт идарәсенә сезнең дә ярдәмегез кирәк. Чөнки булган проблемаларны уңай хәл иткәндә генә ул уртак уңышларга китерәчәк. Тагын да активрак булыгыз. Без һәрвакыт ачык һәм ярдәмгә әзербез, - диде муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров.

Республика Яшьләр хөкүмәте һәм аграр Яшьләр берләшмәләре эшчәнлеге белән  Марат Әхмәтов һәм Ильмира Сабирҗанова таныштырып уздылар. Шәһәрдә урнашкан “Юность” һәм “Батыр” спорт мәктәпләрендә төрле чаралар, ярышлар үткәрелеп торса да, алар әле тулысы белән тулыландырылмаган. Юкса, заманча спорт җиһазлары булса да. “Дельфин” йөзү бассейны бу уңайдан башкаларга үрнәк.

Очрашуда район җитәкчелеге тарафыннан бик җитди мәсьәләләр күтәрелде. Спортны үстерүгә, булачак чемпионнарны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Чыгыш ясаучылар үзләре дә, бүген спорт белән шөгыльләнүчеләргә бөтен мөмкинлекләр булуын әйтәләр. Шәһәрдә боз сарае, йөзү бассейны, ике спорт мәктәбе, мәктәпләрнең үзләрендә дә спорт заллары бар. Менә, узган гасырның спорт тармагын бүгенгесе белән чагыштырып утырам. Спортчыларыбызның уңай күрсәткечләрен күреп сокланам. Һәрнәрсә дә оештыручыдан тора. Элек без мәктәптә укыганда директорыбыз Гомәр Алиуллов укытучылар коллективы тырышлыгы белән күрше авыл мәктәпләре арасында ел әйләнәсе үзара ярышлар үткәрә иделәр. Катогын да коедан су ташып, авылның берничә урамында ясый идек. Без уйнаганны күзәтергә авыл картлары да килә иде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмый иде.

Хәзер дә авылларда актив, бик сәләтле яшьләр бар. Алар белән шөгыльләнергә генә кирәк. Бер көнне Иске Суыксу урта мәктәбенә бардым. Укучылар дәрестән соң спорт залда укытучылары Рамил Җамалетдинов белән көрәш алымнарын өйрәнә иделәр.

–Безнең спорт ветераннарыбыз шактый. Үзебездә үткәрелүче чараларга аларны да чакырыгыз. Эшегездә аларның биргән файдалы киңәшләрен дә кулланыгыз,– диде Марат Җаббаров.

Узган ел бер генә егет һәм кыз да спорт училищесына укырга кермәгән. Аның сәбәбен  Ленар Садыйков беренче разрядлы спортчыларның булмавында дип саный.

Соңыннан спорт өлкәсендәге уңышлары өчен берничә спортчыга муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International