Буа районара тикшерү комитетында хезмәт хакын түләмәү турында зарларны тыңлаячаклар

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә 9дан 12 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, Арефьев тыкрыгы, 14 йорт адресы буенча Буа районара тикшерү бүлегендә гражданнарны хезмәт хакын, башка түләүләрне түләмәүгә кагылышлы сораулары буенча кабул итү үткәрелә. Кабул итүне Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Илнур Сабирҗанов алып бара. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча законда билгеләнгән срокларда һәм тәртиптә объектив тикшерү үткәреләчәк. Кабул итүгә алдан язылу һәр эш көнендә 8дән 17 сәгатькә кадәр, 3-13-00, 3-28-20, 3-28-25 телефоннары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International