Буаның 5 номерлы гимназиясендә үз Олимпия уеннарын оештыралар

2018 елның 16 феврале, җомга

Биредә ул традициягә әверелгән  – дөньяда  Олимпиада барган елларда гимназиялеләр аның кечесен үткәрә. Инде алтынчы тапкыр. Бишенчедән башлап һәр сыйныф бер илне тәкъдим итә, аның флагы астында чыгыш ясый. Барысы төп спорт бәйгесендәгечә – ачылу тантанасында үзләрен спорт өлкәсендә таныткан укучылар мәйдан әйләнделәр, флаглар күтәрелде, мәктәпнең олимпия комитеты рәисе Рамил Фәхретдинов, кунаклар спортчыларга теләкләрен җиткерделәр,  уңышлар теләделәр. Аннан спорт ярышлары башланды. Башлап хоккейчылар җиңүчене ачыклады. Финалда Швеция (10 сыйныф) һәм Канада (9 “А” сыйныф) командалары очрашты. Беренчеләре җиңде.

Шулай ук Олимпиада уеннары кысаларында спортчылар шорт-тректа, чана спортында һәм биатлонда ярыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International