Техникум егетләре Мәскәүгә җыена,Татарстанда җиңгән проектларын яклау өчен

7 март 2018 ел., чәршәмбе

Көннәрдән-бер көнне Буа ветеринария техникумында икътисадчы, ветеринар һәм электр монтеры һөнәрләрен алучы өч егет бер командага берләшкәннәр дә,  бытбылдык продукциясе җитештерү буенча бизнес-план төзергә булганнар.  Уңышлы килеп чыккан эшләре “Яңа эш башлаучы фермер” интеллектуаль уенының республика этабында һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында җиңү яулады инде. Апрельдә Мәскәүгә җыеналар.

Егетләр белән шәхсән танышу,  ни өчен бытбылдык продукциясен җитештерергә теләүләрен ачыклау өчен техникумга юл алдык.

– Бик актив укучылар алар. Бар җирдә катнашалар, җиңәләр. Бүген дә техникумда икесе генә. Абдрахман Садыйков икенче бер конкурста, – дип каршы алды җитәкчеләре – техникумның  икътисад фәннәре укытучысы Алсу Уразаева. Шунысын да белдек: Абдрахман электр монтерлары әзерләүче бүлекнең икенче курсында белем ала. Бизнес-проектта ул нигездә дизайн өчен җавап биргән.  Тулаем бизнес-проектны эшләүне икътисадчы булырга җыенучы һәм соңгы курста белем алучы Илья Рыбаков, бытбылдык үрчетү өлешен ветеринария бүлегендә икенче ел укучы Илсаф Мөдәррисов үз өсләренә алганнар. Бу аңлашыла да, исәпләүләрне икътисадчыдан, ветеринария таләпләрен үтәүне мал табибыннан да яхшырак башкаручы булмас. Оештыру эшләрен Абдрахманга тапшырачак-лар. Алсу Мусовна укучыларны бер командага шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып туплаган да. Ильяның, мәсәлән, бизнес өлкәсендә инде азмы-күпме тәҗрибәсе бар. Рассадалар да үстереп сата. Командага берләшкәч тә, яшелчәләр үстерү өлкәсен сайларга да телиләр. Тагын берничә юнәлешне карыйлар.

– Безнең проект тулысынча әзер. Аны гамәлгә ашыру өчен 940 мең сум акча кирәк. Бу суммага җир сатып алу да, экономияле материаллардан бина төзү дә, инкубатор һәм бытбылдыклар алу да кергән, – диләр егетләр. Аларның исәпләвенчә, 1 мең башка исәпләнгән кошчылык фабрикасы үзен 3 елда аклаячак. Техникумлылар раславынча, бу төр җитештерүнең рентабельлеге бик югары – 85 процент тәшкил итә. Шул рәвешле 3 елда 1 миллион 400 мең сум табыш алырга мөмкин.

– Язуда бер сан, чынбарлыкта бераз башкачарак булачагын да белә-без. Әмма бу барыбер табышлы тармак, – ди Илья. Бытбылдык продукциясе җитештерүне сайлауларының төп сәбә-бе дә шуннан гыйбарәт. Икенчедән, бик файдалы, төрле микроэлементларга бай, күп авырулардан дәва булган  бытбылдык продукция-сен бу якларда күпләп җитештерүчеләр юк. Анысын да өйрәнгәннәр. Үр-четү өчен бытбылдыкны кайдан кайтартачакларын да беләләр. Мәскәүдә грант ота калсалар, крестьян-фермер хуҗалыгы, һичшиксез, эшен җәелде-реп җибәрәчәкләрен әйтәләр. Аларның бизнес-проектлары турында сөйләгәндә очкынланган күзләре, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатулары, телләре-телгә йокмавы  эшне дә ахырынача булдырып чыгачакларына ышандыра. Казанда мәр-тәбәле жюрины таң калдырганнар алар, шулай ук башка уку йортлары командаларын да.

— Без ул көнне берьюлы ике конкурста катнаштык. Илья белән Абдрахман башта Зәйдә ораторлык осталыкларын күрсәттеләр. Уңышлы чыгыш ясадылар. Казанга конкурс төгәлләнер алдыннан гына  кайтып җиттек. Иң соңгылардан чыгыш ясадык.  Башкаларны тыңлый алмадык диярлек. Алар, конкурс төгәлләнүгә, безнекеләр иң яхшы чыгыш ясавын әйттеләр. Чыннан да, командабыз җит-ди. Егетләр әйткәнне тыңлаучан. Бизнес-проектларын бүгеннән тормышка ашырырга була. Мин аларга ышанам, – ди Алсу Уразаева. Без дә җи-ңүләрен, хыяллары тормышка ашуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования