Якты да, экономияле дә

7 март 2018 ел., чәршәмбе

Авылларда баганаларга үзе кабынып сүнүче диодлы яктырткычлар урнаштырыла. Районда бу уңайлылыкның рәхәтен дә, экономияле ягын да тоеп яшәүче авыл җирлекләре бар инде. Якын арада яңа электр чыбыклары кайсы авылларда сузылачак, алар чыннан да акчаны янга калдырырга ярдәм итәме? Белгечләрдән шулар турында сораштык.

Район башкарма комитетының газлаштыру буенча урынбасары Вәгыйзь Гомәров сүзләренә караганда, әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле районда барлыгы биш авыл җирлегенә караган авылларда өстәмә үткәргечләр сузылган. Үзе кабынып, үзе сүнүче утлар иң беренче 2015 елда Тимбай авыл җирлегенең Ташкичүдә һәм Янтуган авылының бер өлешендә урнаштырылган. Узган ел бу эш Карлыда, Адав-Толымбайда, Татар Буасында башкарылган. Быел үткәргечләр сузуны Түбән Наратбашта, әлеге авыл җирлегенә кергән яңа бистәләрдә, Бикмураз, Кырлаңгы авылларында тәмамлаячаклар. Районда план буенча 30га якын авыл җирлегендә, аерым алганда, һәркайсында төрле озынлыкта эш башкарылачак.

Әйткәнебезчә, районда яңалыкны беренчеләрдән булып кулланучылар  арасында Тимбай авыл җирлеге булды. Җирлек башлыгы Радик Вәлиев аның экономияле ягын беренче айда ук сизүен әйтә. Мәсәлән, авыл җирлеге элек  урамнардагы багана башларында янучы берсе-берсе 250 Вт.лы 52 яктырткыч өчен елына 140 мең сумга якын акча түләп килгән.  Хәзер исә елына шул ук исәптәге яктырткычлар өчен 96 мең сум тирәсе  генә  түлиләр. Экономияләргә диодлы лампочкаларның 48 Вт.лы гына булуы һәм фотоэлементның утларны көн яктылыгына карап,  үзе кабызып-сүндерүе ярдәм итә.  

– Күрәсезме, 50 мең сумга якын акча янга кала, дигән сүз. Монда әле тарифларның артып торуын да исәпләргә кирәк. Диодлы яктырткычлар искеләренә караганда күпкә яктырак та яна. Аннан соң санагычлар булуы да уңайлы. Авылда алар өч урында урнаштырылган. Ай саен күпме электр энергиясе янганын исәпләп чыгарып барабыз. Ә элек капка төбендәге лампаның күпме януына карамастан, бәя һәр “нокта”дан килешү буенча бертөрле алына иде. Ташкичүнең сигез урамында яңа линия 5000 метр озынлыгында сузылды. Әле тагын да кирәк – безнең җирлек буенча өстәмә 3350 метр үткәрәсе бар. Ташкичүнең бер урамына 650 метр, Тимбайда исә – 2700 метр. Тимбайда әлегә элеккечә, сәгатьләп түли торган тарифтан файдаланабыз,- ди җитәкче.

Вәгыйзь Гомәров сүзләренә караганда, ел саен республика бюджетыннан әлеге максатта 5 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу акчаны кайсы авыл җирлегенә тоту район җитәкчелеге белән хәл ителә. Узган ел Түбән Наратбаш авыл җирлегенә бүлеп бирелгән сумма эшне башкарып чыгару өчен җитеп бетмәгән. Быел әлеге авыл җирлегендә барысын да эшләп бетергәннән соң, калган суммага эшне Боерган авылы җирлеге территориясендә башлаячаклар. Якын планда –  Янтуган һәм Вольнистан авыллары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования