Легендар “КамАЗ-мастер” пилоты буалылар белән очрашты

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Быел “КамАЗ-мастер” командасына 30 ел. Шул уңайдан аның әгъзалары республика районнарында һәм шәһәрләрендә укучылар, студентлар белән очраша. Бу атнада чират Буага җитте –  дүшәмбе көнне безгә кунакка  “Дакар-2018” ралли-марафонында катнашкан пилот Дмитрий Сотников килде.

Шәһәр үзәгенә килеп туктауга, “КамАЗ”ны буалылар сырып алдылар. Укучылар, студентлар гына түгел, бу хакта алдан хәбәрдар булган өлкәннәр дә. Узып баручылар да тукталмый калмады.

–   Бу узышлар турында телевизордан карап барабыз. Ә ярыш машинасын якыннан беркайчан да күргән юк, – ди Валерий Кириллов. Чыннан да, ярышта катнашкан, комлы-ташлы юллар буйлап меңләгән километрлар узган автомобиль ул.

– Әле  чүл комнары да коелып бетмәгән. Кузовындагы яньчелгән урыннары да шуннан калган, – ди  Дмитрий. Бу Антон Шибалов экипажы машинасы. Ә Дмитрийның үзенке инде  сүтелгән. Техника белән якыннан танышканнан соң сөйләшү Ял үзәгендә дәвам итте. Барчасын башлап муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев сәламләде. Аннан соң сүз алган Дмитрий Сотников “Дакар” марафоны турында кыскача фильм тәкъдим итте. Аны карап та, узышларның нинди авыр булуын аңларга мөмкин иде. Дмитрий Сергеевич әйтүенчә, монда әле барлык кыенлыклар күренми.

– Быел Дакар кырыгынчы тапкыр үткәрелде.  Шуңа да оештыручылар шушы вакыт эчендә булган  барлык кыенлыкларны керткәннәр. Ике атна дәвамында безне Перу дюналары, Боливия биеклекләре, Аргентина юлсызлыгы һәм эсселеге сынады. Барлыгы 10 мең километрга якын юл үттек. Быел катлаулы маршрут аркасында барлык категорияләрдә дистанциядән төшеп калучылар  күп булды. Шулай ук янгыннар, батып калулар, әйләнеп капланулар да. Соңгысы безне дә читләтеп үтмәде, – ди Дмитрий. Узышлар вакытында төрле штаттан тыш хәлләрдән чыгарга хәтта чит экипажларның да бер-берсенә булышуы ярдәм итсә, көннәр буе юлсызлык аркасында селкенеп бару, биек тауда кислород җитмәү кебек авырлыкка бирешмәү ныклы әзерлек нәтиҗәсе. Пилот бу уңайдан нинди күнегүләр ясаулары, ничек шөгыльләнүләре, тикшеренүләр үтүләре турында да сөйләде. Ә менә машина әйләнеп капланган очракта иң мөһиме – аннан тизрәк чыгу, чөнки ут элү ихтималы зур. Очрашуда катнашучылар тагын команданың халыкара ралли өчен техниканы үзе проектлавы, машинаны үзе җыюы, моның өчен Яр Чаллыда үз базалары булуы турында белделәр. Үзләренә алмаш та әзерлиләр –  “КамАЗ-мастер-юниор” картинг клубы оештырганнар. Бүгенге Татарстан, Россия данын яклаучы ралли спортчыларын да картинг-клуб “үстергән”.

– Без барыбыз да диярлек Яр Чаллыдан, бер-беребезне күптәннән беләбез, – ди  Дмитрий.   “Камаз-мастер” командасы ралли Дакарда 27нче тапкыр чыгыш ясады. Шуның 15ендә җиңү яулады. Быел Эдуард Николаев беренче, Айрат Мәрдиев өченче булды. Былтыр икенче булган Дмитрий Сотников экипажы унынчы урын алган.   

Очрашу ахырында  буалы яшьләр аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар, истәлеккә фотога төштеләр, автографлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International