Грипп соңлады, әмма көчле килде

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Мәктәпләрдә каникул, балалар бакчасына йө-рүчеләр саны да азаюын әйтәләр. Кул сузымында гына булган Ульяновск өлкәсендә, рәсми мәгълүматларга караганда, узган атнада лаборатор тикшерү-ләр гриппның 35 очрагын теркәгән. Авыру-чыларның 31ендә аның иң авыр төре саналган А(H1N1pdm09) вирус булуы ачыкланган. Санитар эпидемиягә каршы комиссия чикләү чаралары кертү һәм барлык мәктәпләрне 22 марттан бер атналык карантинга ябу турында карар чыгарган. Безнең районда хәл ничек тора? Грипп белән авыручылар бармы? Табиблар биргән мәгълүматлар һәм киңәшләр бүген газета укучыларыбыз өчен актуаль булыр дип ышанабыз.

Районның баш эпидемиологы Резеда Җәләлова узган елның көзендә җирле газета һәм телевидение аша район халкын гриппка каршы вакцина ясатырга чакырып чаң сукты. Катлы-катлы аңлатулар нәтиҗәсендә  районда 18 меңнән күбрәк яшәүчегә гриппка каршы вакцина ясалган. Болар – куркыныч төркемгә керүчеләр, халык белән турыдан-туры эшләүчеләр, укучылар, балалар, өлешчә үзе теләп кадатучылар булды. Резедә Вадимовна сүз-ләренә караганда, балалар бакчаларына баласын йөртүче 3400гә якын әти-әнинең нибары 25 проценты гына вакцина ясатырга ризалык биргән. Мәктәп укучыларын да авыру баш күтәрмәслек күләмдә колачлап булмаган. Шулай ук алар белән элемтәдә булган укытучылар, тәрбиячеләр арасында вакцинадан баш тартучылар шактый булган. Һәм, күргәнегезчә, бу вирус беренче чиратта иммун системасы зәгыйфь булучыларны екты. Ел башыннан йогышлы авырулар бүлегендә вирустан дәваланучы 75 пациентның 74енең авыруы үпкә ялкынсынуына китергән. Аларның нибары 3 проценты гына прививка ясаткан булган. Шуңа күрә үз-үзеңне куркыныч авырулардан саклауга бармак аша карарга ярамый дип кисәтәсе килә. Тагын бер статистика: узган атнаның алдагысында 25 пациентка ОРВИ диагнозы буенча  “больничный” рәс-миләштерелгән, ә узган атнада – 9. Бу гадәти чор белән чагыштырганда шактый күп.

Йогышлы авырулар бүле-ге мөдире Гүзәл Хәбибул-лина гриппка охшаш симптомнар белән стационар дәваланучыларның анализлары тиз арада Казанга, махсус лабораториягә җибәрелүен әйтә. Нәтиҗә-ләр кайтып җитмәгәнгә, вирусның төре буенча берни әйтеп булмый, ди.

– Бүген (мәгълүматлар 26 мартка) стационарда 28 кеше дәвалана. ОРВИ белән чирләүчеләрнең 8есе өлкәннәр, 11е – балалар. Арада берничә айлык кына булучылар да бар. Флюорография тикшерүе 4есендә үпкә ялкынсынуы башлануын күрсәтте. Шунысы да бар, аларның берсе дә гриппка каршы вакциналаштырылмаган.

Пациентлар агымы һава температурасы тотрыксызлану белән башланды. Елдагы белән чагыштырганда ул соңлап “уянды”. Яз көне витаминнарга болай да кытлык кичергән организм шуңа да тиз бирешә. Райондашларны эпидемия чоры түбәнәя башлаганчы сак булыгыз, гигиена таләпләрен үтәгез, кеше күп булган урыннарга чыкмаска тырышыгыз, дип кисәтәсе килә. Бигрәк тә бер тапкыр авыру йоктырган балаларны әти-әниләре аларны мөмкин кадәр кабат авырудан сакласыннар иде – ди Гүзәл Илдусовна.

“Роспотребнадзорның” территориаль идарәсендә, районда эпидемия игълан итүгә сәбәп юк, дип белдерделәр. Аларның сүзләренә караганда, балалар бакчаларында, мәк-тәпләрдә дә авыручылар саны эпидемия бусагасына җитмәгән. Учреждениедә гомуми балалар санының 25 проценты чирләп, йөрмәсә, аны карантинга ябуга нигез бар. Безнең районда андый куркыныч булмауга ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International