Сездән активлык көтәбез!

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Узган елның 19 ноябрендә шәһәрдә беренче тапкыр гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану  мәсьәләләре буенча гомумхалык инициативасы белән җирле референдум узды. Анда буалылар актив катнашты һәм күпчелеге шәһәрне уңайлырак, яктырак итү, төзекләндерү идеясен хуплады.

Бүген шәһәрдә тротуарлар салуга һәм урамнарны яктыртуга юнәлтеләчәк үзара салым  фондын формалаштыру дәвам итә. Әлегә тиешленең нибары 38 проценты җыелды. Планлаштырылган сумма 8 миллион сум иде.  Бу сумманы җыеп бетерү шәһәрдә 40 миллион сумлык эш башкару мөмкинлеге бирер иде, чөнки республика бюджетыннан һәр җыелган бер сумга дүрт сум өстәп бирелә. Бүгенге көнгә җыелганы республика ярдәме белән 15 миллион сумга гына әверелә.  Ул сумманы да республика бюджетыннан акча күчерелгәннән соң бер айдан соң гына файдаланырга мөмкин булачак – конкурс комиссиясе документларын формалаштыру өчен шулкадәр вакыт кирәк. Ә үзара салым средстволарын җыюны ел буена сузу шәһәрне  төзекләндерү эшләрен тагын да чигерәчәк. Ә бездә карсыз чор кыска – 5-7 ай гына дәвам итә. Мөмкин кадәр күбрәк сумманы 1 апрельгә кадәр җыю республика бюджетыннан средстволарны тизрәк җәлеп итәргә, барлык процедураларны үткәрергә, төзелеш эшләрен башларга һәм аларны зуррак күләмдә башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу срокка кадәр әле берничә көн вакыт бар, шуңа да буалыларны активрак булырга чакырасым  килә. Бердәм эшебездә соңгы адымны ясап, билгеләнгән сумманы шәһәр башкарма комитетының махсус счетына күчерсәгез иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International