Тимер юлда сак һәм сабыр бул

28 март 2018 ел., чәршәмбе

Мәктәпләрдә – язгы каникуллар. Бу уңайдан балаларның юлларда, шул исәптән тимер юлда да иминлегенә игътибарны арттыру сорала.

Сүз уңаеннан, ел башыннан бирле Горький тимер юлында 15 кеше имгәнү алган. Россия ЭЭМның Казан линия идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү идарәсе балаларны һәм үсмерләрне тимер юлда йөрмәскә, якынлашучы поезд алдыннан чабып чыкмаска, вагон астыннан чыкмаска, аларга ябышмаска, үрмәләмәскә, янәшәсендә чапмаска, состав туктамыйча, шулай ук платформадан рельсларга сикереп төшмәскә өнди. Шулай ук тимер юл тирәсендә колакка наушниклар киеп йөрү дә аларның тормышы өчен зур куркыныч тудыра. Кыскасы, тимер юл  уен мәйданы түгел, онытмагыз!

Фәния Фәсхетдинова, Казан линия идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү идарәсе өлкән инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования