Буада коррупциянең торышы турында сөйләштеләр

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Буада коррупциягә каршы координация комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров алып барды.
Комиссия әгъзалары агымдагы елның беренче кварталында башкарылган эш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясадылар. Марат Азатович, аларны тыңлаганнан соң, киләсе кварталда эшчәнлекләрен коры саннарда гына түгел, халык арасына чыгып аралашырга, сораштырулар оештырырга һәм бу хакта массакүләм коммуникация чараларында яктыртырга  кушты. Кайбер социаль учреждениеләр буенча ризасызлык белдерде. Хаталар өстендә эшләп, аларны тиз арада читләштерергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International