Казанда Буаның яшь инспекторларын бүләкләделәр

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә яшь инспекторлары хәрәкәтенең 45 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Буадан 5 номерлы гимназиянең яшь инспекторлары катнашты. Аларга әлеге ведомствоның җитәкчесе Ленар Габдурахманов, Татарстан Министрлар кабинеты башлыгы Шамил Гафаров, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе директоры Рифкатъ Миңнеханов яшьтәшләре арасында юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалаган өчен рәхмәт әйттеләр, укуларында уңышлар теләделәр. Аннан тантанада катнашучылар “Зарница” технопаркына бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International