31 март көнне Буа районы беренче тапкыр башкалада яшәүчеләргә продукция сатарга барды.
Районнан 24 автомобильдә 2 миллион сумга якын товар (24 тоннага якын) җибәрелде. Товарларны районның төрле оешма-предприятиеләре, агрофирмалар, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар тәкъдим итте. Казанлылар ит, сөт продукциясен, ярмаларны яратып сатып алдылар.