Буага сигез районнан ветеран артистлар җыелды

2018 елның 13 апреле, җомга

Буаның мәдәни үсеш үзәгенә алар Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” V республика фестиваленең  зона этабында катнашу өчен килделәр.
 
Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Буа районнарыннан барлыгы 453 өлкән артист – җырчы-биючеләр, шигырь сөйләүчеләр, музыкантлар үз иҗат осталыкларын күрсәттеләр. Буалылар 16 номер белән чыгыш ясады. Аларда 100гә якын кеше катнашты.
Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Фестивальнең алда торган республика турын узган ветеран артистларны май һәм октябрь айларында гала-концертлар көтә. Быелгы фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең  73 еллыгына һәм ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International