Буа муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәгендәге өлкәннәргә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү булеге белгечләре “Куркынычсызлык мәктәбе программасы буенча өлкәннәр өчен” дигән темага өлкәннәр белән даими дәресләр үткәрәләр. Чираттагы дәресләрдә белгечләр өлкәннәр белән язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышалар.