Сәйдәш кискән токмач халыкара конкурста беренче урынга лаек булды

2018 елның 27 апреле, җомга

Буа ветеринария техникумының икенче курс студенты Сәйдәш Сөләйманов Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли кулинариясе халыкара конкурсында беренче урын алды. Егет мондый уңышка ирешү серләрен иренмичә безгә дә күрсәтте.

Монда сүзләр җитми, үз күзләрең белән күрү кирәк. Сәйдәш без килгән төшкә токмач, салма һәм куллама өчен камырны басып куйган иде инде. Башта токмачка җәем җәйде. Ул кипкән арада салма ясады. Аннан пычагын өстәл читенә ышкып кайрап алды да, токмач кисәргә кереште. Пычакны шудырып кына тора. Ә токмачлары... бер ти-гезлеккә көйләнгән автомат кискән диярсең. Салма “ромбиклары” өчен башта бармагы белән үлчәп шаблон ясады. Берничә кат итеп өелгән тасмалардан аларны “үрчетү” авыр булмады. Берничә минут эчендә  өч төрле токмач әзер дә булды.

– Конкурста камырны катырак бастык. Җәемне озак киптерергә вакыт юк. Ике сәгать эчендә кош теле, роза, гөлбанак һәм урама да пешереп өлгерергә ки-рәк, – ди укытучысы Фирая Юнысова. Моның өстенә беренчеләре нәкъ 100әр, икенчеләре 200әр грамм булырга тиеш. 196 грамм кош теле чыксын өчен камырын ике йомырка сарысыннан һәм бөтен йомыркадан басалар, онны өеп 5 кашык салалар, бер чеметем тоз өсти-ләр.  Калган 4 граммы – шикәр пудрасы өчен.  Сыйлар тәмле, тигез итеп пешкән булырга да тиеш. Жюри аларны тәкъдим итү осталыгын, чисталыкны да бәяли.

Ышанасызмы, төрле уку йортларында белем алучы 30 студент арасында беренчелекне алган егет әлеге татар ашларын әзерләргә нибары ике атна эчендә өйрәнгән.

– Пешерергә бик яратам, ә менә төче камыр белән эшләгәнем, токмач кисеп караганым булмады. Фирая Фәритовнага зур рәхмәт, миңа ышанды, өйрәтте, – ди Сәйдәш.

– Булдырганлыгы кулыннан ук күренә,  –  дип мактап куя аны укытучысы. Шәкерте Казан, Буа ресторан-кафеларында стажировка үтәргә өлгергән. Хезмәт хакы да алган. Ә халыкара конкурста җиңү аңа моның өчен Казанның теләсә нинди ресторанын сайлау мөмкинлеген бирә.

– Аннан киләсе елда файдаланачакмын. Быел җәйдә студентлар отряды белән Адлерга барырга җыенам, – ди ул. Сәйдәш төрле кухнялар ашларын пешерергә ярата. Мәсәлән, япон, итальян, француз кухнясын өйрәнергә тели. Чит илгә укырга бару хыялы да бар.

Без аш-су тирәсендә хатын-кызлар булганга ияләшкән. Ә Сәйдәш бу ир-егетләр эше, дип саный.

– Алар күңел биреп эшли, тәмлерәк тә килеп чыга. Стажировка үткәндә сынаганым бар, – ди ул. Сәйдәшнең икетуган абыйсы да Казанда ресторанда эшли. Күп нәрсәләрне аннан өйрәнгән.

– Мин Тәтеш районы Алабирде авылыннан. Буа техникумына биредә яхшы укытучылар эшләгәнне ишетеп килдем. Чыннан да, бу шулай. Уку йортын тәмамлагач, югары белем алачакмын, – ди Сәйдәш. Күп шәкертләре төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңгән Фирая Фәритовна да егеткә зур өметләр баглый. Аның белән “Ворлдскиллс” чем-пионатының “Татар халык ашлары” компетенциясендә  катнашырга тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International