Буага Рөстәм Миңнеханов килде

2018 елның 4 мае, җомга

Президент районга  язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында килде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров озатуында вертолетта кырларны карап әйләнде.
Аннан “Авангард” агрофирмасының симертү комплексы янында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул эре предприятиеләрдә генә түгел, фермер хуҗалыкларында да эш барышы белән кызыксынды. Эшләрендә уңышлар теләде. Марат Әхмәтов районның техник яктан нык тэмин ителгәнлеген  ассызыклады.
– Буалыларның чәчүне ике атна эчендә башкарып чыгыр өчен бар мөмкинлекләре бар, –диде ул.  Президенты кыр эшләренә әзерлек, районда барган башка эшләр турында Марат Җаббаров сөйләде.
Соңыннан Президент һәм башка кунаклар симертү комплексы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International