73 ел буе көткән хәбәр

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Җиңү бәйрәме алдыннан Буадан “Хәтер Маршы” узды. Казанның 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы мемориалы мөдире Михаил Черепанов әлеге дәһшәтле елларда хәбәрсез югалган якташларыбызның якыннарына аларның кайда, кайчан һәлак булуы язылган извещениеләр тапшырды. Ул көнне 10 якташыбызның язмышы ачыкланды.

Мәрхүмнәрнең балалары, туганнары, оныклары газизләренең хәбәрсез югалмаганын раслаган Михаил Черепановка елый-елый рәхмәт әйттеләр. Һәрберсе күңелләренә уелып калган истәлекләрен, хатирәләрен барлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International