Зәйдулла солдат юлы

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Зәйдулла ага Нигъмәтуллин иртәгә Җиңү көнен туган авылы Теңкәштә каршылаячак. 1944 елда сугышка киткән егетнең 50 елга якын гомере чит җирләрдә үткән.  9 Май аның өчен икеләтә бәйрәм – туган илдә  яшәү шатлыгы да.

Аякка йөз инә кадаган кебек, дип зарланса да, ветеран безне солдат кебек – аягүрә каршы алды. Канга сеңгән гадәт, ди. Ә  кәефе аның һава торышына бәйле. Кичәге матур, кояшлы көн авыртуларын бөтенләй диярлек оныттырып торган. Бер йортта яшәүче  туганы Оркыя апа белән сугыш елларын икәү искә төшерәләр алар. Абыйсы фронтта булса, сеңелесе тылда авыр хезмәттә якынайткан бит бу көнне.

– Десантчы идем. Сәла-мәт, физик яктан көчле булганнарны сайладылар. Башта Сталинградка алып киттеләр. Ә чын сугышны мин Украинада күрдем. Бендеровчылардан чистарттык без илне. Аларның сугыш вакытында нинди сәясәт алып барганнарын  сөйләсәң, чәчләр үрә торырлык, - диде дә сүзсез калып озак кына бер ноктага карап торды ветеран.

Кулын селтәп, күзләрен яшерде. Сораштыруны дәвам итү урынсыз кебек тоелды безгә.

Солдат 1951нче елда гына демобилизацияләнә. Аннан соң Әстерханда суднолар төзү промышленностенда хезмәт куя. Язмышы аны Баку шә-һәренә алып килә.  Гоме-ренең күп өлеше дә шунда уза. Ул монда монтажчы булып хезмәт куя. Тик тормыш  син теләгәнчә генә барса икән! Тормыш ип-тәше вафатыннан соң, туган якларына җыена ул. Гомере буе күңеленең бер почмагыннан китми бит Теңкәше. Ел саен отпуск ялларын да авылга кайтып әти-әнисен, туганнарын күреп китәр өчен генә ала иде. Олыгайган көндә бөтенләйгә кайту насыйп булган.

Безнең белән бергә ветераннар сугыш елларындагы тормышны күңелләрендә тагын бер кат яңарттылар. Зәйдулла ага авылда фронтка китеп һәлак булучы авылдашларын, кайтып вафат булучыларны барлады. Миңа язмышның менә шундые язган дип, сызланып кына аякларына басты. Без аны истәлеккә фото төшәргә урамга чыгарга чакырдык.  Костюмына медальләрне дә без сораганга гына такты ветеран. Әкрен генә капка төбенә чыгып, эскәмиягә атлады. Аяклар бирешә шул, озак басып торып булмый.

Ике туган төп нигездә бер-берсенә терәк булып гомер кичерәләр. Алар бүгенге тормышны җәннәткә тиңли. Бар теләкләре дөньялар тыныч булсын, балалар күз яшьләре коелмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International