Бүген чыгарылышлар өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырый. Ул аларга күңелле мәктәп елларының артта калуын һәм алда озын юллар чакыруын хәбәр итәчәк.
Район һәм шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучы егет-кызларга алда торган бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар алып, хыялларындагы уку йортлары ишекләрен ачып керүләрен, киләчәктә әти-әниләре, укытучылар аларга баглаган өметләрне аклап, район данын якларлык белемле, грамоталы белгечләр, инициативалы шәхесләр булып җитешүләрен телим. Имтиханнарда һәм һәр башлангычыгызда зур уңышлар сезгә!
Буа муниципаль район башлыгы М.А. Җәббаров