Бәйрәм белән!

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр!

Ихлас күңелдән сезне әлеге матур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Бүген - җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә районыбыз балалар елмаюы һәм шатлык белән тула. Барлык төп мәйданнарда фестивальләр, театраль тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уза.

Әлеге бәйрәмнең төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау - һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы. Районыбызда гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар гамәлгә ашырыла.

Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үс­сен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз.

Буа муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International