Республикада табигатьне иң яратучы балалар бакчасы – Буаныкы!

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән “Экояз – 2018” акциясенең “Иң яхшы бакча” номинациясендә шәһәрнең “Батыр” балалар бакчасы җиңү яулады. Аларга министрлык диплом һәм спорткомплекс җыелмасы бүләк итте.

Экология темасына эшләр күп башкарылды. Күлләр чистарттык, берничә тапкыр өмәгә чыктык, макулатура җыйдык, әти-әниләр белән аралашу дәресләре үткәрдек. Балалар табигать темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Бу бакчаның экология конкурсында беренче җиңүе генә түгел. Күптән түгел Әлмәт шәһәре уздырган бәйгедә дә “Батыр”ның нәни хуҗалары “Карлыгач” шигыре сөйләп өченче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International