Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәрнең 2 номерлы лицееның мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларны “Лукоморье” иленә сәяхәткә чакырдылар.
Әдәби бәйрәм кысаларында балалар Александр Пушкин иҗатына багышланган төрле конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар: шагыйрь әсәрләреннән әкият геройларын, тылсымлы әйберләрне атадылар. Аларда “Лукоморье буйлап сәяхәт” дип аталган китап күргәзмәсе дә кызыксыну уятты. Бәйрәм азагында барлык балалар татлы призлар алдылар.