Ял үзәгендә татарча “Мулла” фильмы күрсәтелде.

2018 елның 8 июне, җомга

Ял үзәгендә татарча “Мулла” фильмы күрсәтелде. Ахырдан фильмның төп геройлары, продюсерлары да сәхнәгә чыгып, буалылар белән аралаштылар. Әлеге фильм драматург Туфан Миңнуллинның берничә театр тарафыннан куелып, танылу тапкан “Мулла” пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Сюжет татар авылында бара. Автор авылда колач җәйгән эчкечелек, вәхшилекне “дәвалау” проблемасын күтәргән. Төзәлү, тәүбәгә килү юлы итеп –  ислам динен күрсәтә ул. Төп герой - Әсфәндияр. Үзе дә тоткынлыкта булып тәүбәгә килгән кеше. Үзенә гашыйк булган Налимә: “Син Ходайга ышанасыңмы?” дип сорагач, “Мин бар нәрсәгә ышанычымны югалткач, берәү миңа дөньяда сине беркайчан да ташламаучы Аллаһы Тәгалә бар. Аңа ышан дигән иде. Мин бу сүзләрнең хаклыгына үз мисалымда төшендем”, – дип җавап бирә. Төрмәдән чыккач Әсфәндияр туганы, эре бизнесмен Самат Закирович белән очраша. Кайчандыр бабасы авыл мәчете манарасын кискән Самат Закирович хәйрия белән актив шөгыльләнә, туган авылында мәчет төзеткән. “Мәчет бар – кешесе юк” дип кабатлады ул берничә тапкыр. Кайчандыр зур булган татар авылы таркала, аңа имансызлык куркынычы яный. Һәм монда авыл татар халкының үзен гәүдәләндерүе аңлашыла.

Фильм тәмамланганнан соң, Әсфәндияр ролен башкарган Рамил Фазлыев, аның сөйгән яры Налимәгә  – Гүзәл Гаффарова, продюсерлар Миләүшә Айтуганова һәм Марат Әхмәтшин  сәхнәгә күтәрелделәр. Бу тамашачыга  көтелмәгән бүләк булды. Миләүшә Ләбибовна әлеге фильмны үзләре катнашында Татарстанның күп районнарында тәкъдир ителүен әйтте.

– Безнең тамашачы алдына чыгып, аның фикерен ишетәсебез килә. Фильмның максаты татар авылы проблемасын күтәрү. Дөрес юлга басу юнәлешен күрсәтү. Аннан соң татар телендәге фильмнар булдыру, – диде ул.

Залдан сораулар бирүчеләр дә булды.

– Фильмнан соң Әсфәндиярның үзендә намазга басу теләге уянмадымы? - дип кызыксындылар дин әһелләре.

Рамил Фазлыев, елмаеп, киләчәктә насыйп булсын, дип җавап бирде. Фильмның Әтнә якларында төшерелүен таныган тамашачы: Буа якларында да эшләргә җыенмыйсызмы, дип кызыксынды.

– Чакырыгыз, без рәхәтләнеп биредә килеп эшләргә әзер,- диде Миләүшә Ләбибовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International