Җәй - балаларның рәхәтләнеп ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту чоры. Каникулларның файдалы гына түгел, имин үтүе дә мөһим. Шул максаттан районда "Яшүсмер" профилактик операциясе 1 июннән старт алды, аның кысаларында ведомствоара рейдлар үткәрелә. Әлеге рейдларның максаты - балаларның караучысыз калуын кисәтү, алар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау, елга-күл буйларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату.