Сабантуйга рәхим итегез!

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

16 июньдә “Буа-Алан”да район Сабан туе. Анда 12дән 22 сәгатькә кадәр сәүдә ярминкәләре эшли.

13 сәгатьтә Сабантуй кунакларын тантаналы төстә каршы алып, аларны авыл хуҗалыгы һәм шәһәр күргәзмәләре белән таныштыру, “Бакый Урманче музей-йорты”, “Әдәби йорт” “Габдулла Тукай һәм Лев Тостой” экскурсияләре, милли йортларда мастер-класслар күрсәтү планлаштырылган. Шушы вакыттан Балалар Сабан туе старт ала. Бию ярышлары, флэш-моб, шашка, пазллар җыю буенча турнирлар, рәсем конкурсы була. Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына багышланган футбол мәйданчыгы эшли.

14 сәгатьтә Сабан туе тантаналы ачыла һәм “Сабантуй” театрлаштырылган тамашасы башлана. Аннан агропромышленность комплексы алдынгыларын бүләклиләр.

15.20 сәгатьтән ат чабышлары, милли көрәш, аркан тарту, гер спорты, штанга күтәрү, җиңел атлетика, армспорт һәм башка бәйгеләр, милли уеннар, балалар өчен аттракционнар башланып китә. Бәйгеләрдә, ат чабышларында җиңүчеләр, Сабантуй батырлары бүләкләнә, районның үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясый.

19 сәгатьтә, Казаннан эстрада артистлары концерты башлана.

22 сәгатьтә, бәйрәм салюты белән Сабан туе ябыла.

Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International