Бәйрәм белән!

2018 елның 16 июне, шимбә

Хөрмәтле буалылар! Кадерле кунаклар!

Сезне Милли бәйрәмебез Сабан туе белән ихлас күңелдән котлыйм!

         Бүгенге көндә Сабантуй бөтен Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә бәйрәм ителә. Бәйрәм узган hәр җирдә милли тамырларыбызны hәм гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирелә.

Бүгенге көндә Сабантуй иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсенә әверелде. Әлеге бәйрәм үзенең күңеллелеге, кунакчыллыгы, мавыктыргыч ярышлары hәм кызу көрәш дәрте белән күңелләребезне дулкынландыра, мәйдан тирәсенә барлык яшьтәге төрле милләт hәм дин вәкилләрен җыя. Сабантуй барлык туганнарны берләштерә, бу бәйрәмгә иң якын hәм хөрмәтле кунаклар чакырыла.

       Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары!

Сабантуй бәйрәме – тынычлык, дуслык, яхшылык, халыклар бердәмлеге символы – барыгызны ды яңа игелекле эш-гамәлләргә рухландырсын. Ихлас күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.

Буа муниципаль район башлыгы М.А. Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International