“Меркурий”да: плюслар һәм минуслар

22 июнь 2018 ел., җомга

Терлекчелектән барлык продукциягә мәҗбүри электрон ветеринария сертификатлаштыруы кертеләчәк, дип күптәннән сөйләнелде. Яңалык гамәлгә керүгә  санаулы көннәр генә калды. 1 июльдән  “Меркурий” автоматлаштырылган системасы тулы көченә эшли башлаячак. Бу инде анда теркәлмәүчеләр итне дә, сөтне дә сата алмаячак, дигән сүз.

Системаның операторы “Россельхознадзор” белгечләре раславынча,  “Меркурий” дәүләт ветеринария күзәтчелеге  астында булган йөкләрне электрон сертификатлаштыру, аларның Россия Федерациясе буенча “йөрүен”  күзәтү, биологик һәм азык куркынычсызлыгын арттыру максатында бердәм мәгълү-мати җирлек булдыру өчен эшләнгән. Җыеп әйткәндә, сыйфатсыз продукция сатуга чыгарылырга һәм кулланучы өстәленә барып җитәргә тиеш түгел.

“Меркурий” системасына 1 июльдән фермалар, сөт заводлары, тавык фабрикалары, ит комбинатлары, башка җитештерүчеләр, шулай ук терлекчелек продукциясен ташучы, реализацияләүче оешмалар, мәсәлән, күмәртәләп сату базалары, сәүдә чел-тәрләре, ваклап сату ки-бетләре, туклану комбинатлары тоташырга тиеш. Авылда сыер асраучылар да  үз куллануыннан артып калган сөтне саталар бит. Алар да электрон документ алырга мәҗбүр буламы? Район ветеринария берләшмәсенең “Меркурий” белән эшләү буенча администраторы Раилә Зарипова әйтү-енчә, продукция сөт җыю-чыга тапшырыла икән, системага җыючы тоташа. Сыер асраучыдан сөткә документ соралмый.  Сөт җыючыларның исә “Меркурий”да эшләү өчен кул астында компьютер, интернет булырга тиеш,  көн саен  заявка җибәрергә дә кирәк.

– Моны алар кичтән үк эшли ала. Иртән үзләре сөт кабул итү пунктына килеп җиткәндә электрон раслау документы анда була инде, – ди Раилә Илдаровна.  Аның раславынча, система бик җайлы, аңа бары күнегергә генә кирәк. Яшевка авылыннан бер үк вакытта фермер, гаилә фермасы башлыгы, сөт җыючы да булган Петр Лапшин да ия-ләшергә туры киләчәге белән килешә. Әмма электрон ветеринария озатуы документы белән эшләү мәшәкатьне арттыра һәм күп вакытны ала, дип тә саный.

– Көн саен заявка тутыру гына да җитми. Сөт төягән машинаны теләсә кайчан юлда туктатырга мөмкиннәр. Бу очракка документның кәгазь варианты кирәк. Димәк, аны принтердан чыгартып куярга, – ди ул.   “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, чыннан да сөт ташучының кулында йә ветеринария озатуы документының яки аның штрих-кодының кәгазь варианты булырга,  йә ул документның егерме санлы номерын әйтергә кирәк.  

Шул ук сөтнең сыйфаты моңа кадәрге кебек үк айга бер тапкыр ветеринария лабораториясендә һәм үзәк базарда урнашкан ветеринария-санитария экспертизасы пунктында тикшереләчәк. Нәтиҗәләр электрон вариантта район ветеринария берләшмәсенә җи-бәреләчәк. Көн саен һәр партиягә тутырылучы электрон ветеринария озатуы документы шулар нигезендә формалаштырыла да. Кәгазь варианттагы документ әлегә кадәр айга бер тапкыр бирелгән.

Ә менә үзләре җитештер-гән сөтне, эремчек-каймакны, башкасын якшәм-бе саен үзәк базарга алып килүчеләр аларны, һәрвакыттагыча, бары ветеринария-санитария экспертизасы үткәрел-гәннән соң гына сата ала. Иткә килгәндә, малның сугым пунктында суелганы һәм шунда ук экспертиза үткәрелгәне генә реализацияләнә. Экспертиза нәтиҗәләре шул ук “Меркурий” системасына кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования