Наркотикларга каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан тренинг узды

2018 елның 29 июне, җомга

Наркотикларга  каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Яшүсмерләр” клубы әгъзалары белән  тренинг уздырдылар. Тренингта социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге  10 яшүсмер катнашты.

Чара барышында “Асоциацияләр”, “Марионетка” һәм башка күнегүләр оештырылды. Бу күнегүләр сәламәт тормыш алып барырга, наркотикларга тискәре мөнәсәбәт булдырыга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International