Пенсия фонды хәбәр итә

2018 елның 3 июле, сишәмбе

“Онлайн Саклык банкы”нда Россия Пенсия фонды сервислары ачылды
Пенсия фонды һәм аклык банкы электрон хезмәтләр күрсәтү буенча уртак проектны тормышка ашырдылар, ул илебездә эре кредит оешмасы клиентлары өчен “Сбербанк Онлайн” электрон системасы аша ПФР интернет-сервисларына керү мөмкинлеге бирде.

Хәзер банк клиентлары банк сайтларында үз шәхси кабинетларыннан яки мобильле кушымта аша турыдан туры Пенсия фондыннан электрон хезмәтләр ала алалар.

“Саклык банкы Онлайн” системасында индивидуаль шәхси счеттан өземтә алу ПФР сервисы булып тора. Анда кешенең пенсия хокукларын формалаштыру турында, шулай ук стаж, пенсиягә түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт эшчәнлеге чорлары, шулай ук пенсия туплаулары турында мәгълүматлар саклана. Мшҗбүри пенсия иминияте буенча шәхси счетттан өземтә алу – Пенсия фондының иң күп кулланыла торган электрон сервисы. Банкның электрон системасында шулай ук “китерү оешмасын сайлау турында гариза бирү” сервисы да бар.

Электрон хезмәтләр системасын үстерү өстендә ПФР һәм Саклык банкының уртак эше дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта “Саклык банкы Онлайн” аша Пенсия фондының яңа сервислары чыгаруга әзерләнә, шул исәптән ана капиталы сертификаты эшләү һәм аның акчалары белән эш итү.

-Пенсия фонды ел саен гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрә, дәүләт хезмәте күрсәтү срокларын кыскарта һәм аларны күрсәтү ысулларын киңәйтә. Бүген Россия пенсия фондына теләсә нинди хезмәт алу өчен ПФРның территориаль клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләренә генә түгел, Фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә була. 2018 елның беренче дүрт аенда пенсия билгеләү һәм аны китерүгә идарә итү турында гаризаларның 92%ы электрон каналлар аша бирелде, - дип әйтеп үтте ПФРның Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302 

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27

Интернет-ресурсы www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International