ЙӨЗ ЯШЬЛЕК ЕЛИЗАВЕТА АРТЕМЬЕВА КУНАКЛАРНЫ БИЕП КАРШЫЛАДЫ

2018 елның 6 июле, җомга

Әлшидә гомер итүче Елизавета Артемьева узган атна ахырында үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Күркәм бәйрәме белән котларга килүче кунакларны ул капка төбендә биеп каршы алды.

Дөресрәге, юбиляр адресына иң матур җырларын башкарган “Уяв” ансамбле кызлары биергә чакыргач, ялындырып тормады, уртага чыкты. Аннан онык-оныкчыклары белән әйләнде.

–  Ул  бит тик торырга өйрәнмәгән. Һаман хәрәкәттә. 98 яшенә кадәр бәйләде-текте, йон эрләде.  Әле дә бакчадан җиләкләр җыя. Өч балабызны үстерүе турында әйтеп торасы да түгел. Өйдә ныклы терәгебез булгач, без шулай ук һәрвакыт эштә булдык, – ди ярты гасыр бергә гомер итүче килене Агрепина Арсентьевна. Елизавета түти дә үзе турында сөйләвен сорагач, тормышы эш белән үтүен әйтте.

– Мин белем ала алмадым. Ә менә хезмәтнең ниндиен генә башкармадым. Сугыш елларында окоп казыдым, кар астыннан бөртек җыйдым. Колхозда да буш вакыт булмады. Хәзер генә ул кешегә эш юк, – ди, заманага бәя биреп. Бәя бирерлеге бар шул. Бер гасыр эчендә авырлыкларның ниндие белән генә очрашмаган ул. 1938 елда гаилә корганнан соң ук армиягә алынган ире Леонтийның шуннан сугышка кереп, ул тәмамлангач кына кайтуы, тагын ун елдан вафат булуы үзе генә дә ни тора. Ялгыз тормыш тарту, балалар үстерү җиңел бирелми. Барыбер дә көчле рухлы, җор телле, ачык күңелле булып кала алган яңа танышыбыз. Шөкер, бүген дә сәламәтлегенә зарланмый, зиһене яхшы.   Сәламәтлеге дигәннән, дарулар исемлеге юк дәрәҗәсендә. Ә менә бүгенге табибларның олы кешегә сөт эчәргә ярамый, ит куллануны киметергә кирәк, дигәненә үз мисалы белән киресен раслый.

– Каенанамның бер көн дә сөтсез торганы юк. Аны чәенә дә, кофега да сала. Иртән һәм кич яңа сауган сөт эчә. Ирем Анатолий да, мин дә җитмешнең өске ягында. Шулай да әни өчен ике сыер, маллар тотабыз. Аны ел әйләнәсе сөттән өзмибез, иттән дә. Йомырка шулай ук төп ризыкларының берсе. Гомумән, ул ашауга талымсыз, – ди Агрепина Арсентьевна. Тагын ул чәйне моннан ун еллар элек кенә эчә башлаган. Аңа кадәр төшке аштан соң булсынмы, кичкесеннәнме,   коедан алып кергән салкын су эчкән. Бу инде, күңелең кушканча яшәргә кирәк, дигән сүздер?! Ә Елизавета Николаевнаның күңеле тагын гаиләдә татулык, туганнарның күп һәм дус, шатлыкта да, кайгыда да бердәм булуын тели. Үз үрнәге белән ул моңа тулысынча ирешкән.  Бер табын артына биш буын вәкилләре җыелу бик сирәкләргә генә насыйп була. Ә Елизавета түти янында биш оныгы, җиде оныкчыгы, оныкчыкларының өч баласы бөтерелә. Юбилее белән котларга барысы да җыелды диярлек. Чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр үзен. Улы гаиләсендә кадерле кеше булып гомер кичерсә, Саратов өлкәсендә яшәүче кызы Галина да үзенекеләр белән еш кайта туган йортына.

–  Аллага шөкер, тату яшибез, – диләр Артемьевлар.  Яшь буынның бер генә күңел китеге бар. Сугыш ветераннарына, толларына дәүләттән торак шартларын яхшырту буенча күрсәтелүче ярдәм  Елизавета Николаевнаны читләтеп үткән.  Йортта шәһәрдәге кебек уңайлыклар йөзъяшәр әби өчен тагын бер зур шатлык булыр иде.  Ә бүген ул шушы яшькә кадәр җитүенә куана да, гаҗәпләнә дә.

–Бу хакта бер дә уйлаганым булмады, – ди. Ә тәбрикләргә килүчеләрдән наказ шундый булды – тагын биш елдан бүгенгедәй очрашырга.   Насыйп булсын!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International