Буада чиркәү әһелләре һәм мөхтәсибәт дуслык матчы уздырды

2018 елның 6 июле, җомга

Районның православие дине әһелләре, мөхтәсибәт вәкилләре “Батыр” спорт мәктәбенең футбол дуслык матчы үткәрелде.
Анда өч җыелма команда уйнады. Турнирны Троицк чиркәве настоятеле Иоанн Ткачук һәм район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрделәр.

-Мондый форматтагы уен районда беренче тапкыр үткәрелә. Без аны Россиядә узучы футбол буенча дөнья чемпионатына багышладык. - диделәр алар.

Уен өч матчтан торды. Турнир ахырында командалар төрле очколар җыйдылар. “Дуслык җиңде”,  дип игълан иттеләр. Соңыннан барлык уенчылар бергәләп сыйлы өстәл артында чәй эчүләре белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International