Буада сигезенче мәчеткә нигез ташы салынды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Бүген аның нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Анда шул тирәдә яшәүче буалылар гына түгел, башка мәхәлләләрдән дә килделәр, кунаклар да күп булды. Җыелган халыкны бу изге эш башлану белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, якташыбыз Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башкалар котладылар. Алар мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен һәм буш тормавын теләделәр. Булачак мәчетнең имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
– Ул халык акчасына сафка бастырылачак. Буалылар гына түгел, Казан, Ульяновск шәһәрләрендә, хәтта Төмәндә яшәүчеләр дә булыштылар һәм ярдәм әле дә дәвам итә. Аеруча мәчет булдыру өчен янып-көеп йөргән төп спонсорыбыз - “Гидросервис” җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр абый Садыйковка  зур рәхмәт, – ди ул. Догалы-тәкбирле тантанадан соң барысы да сыйлы өстәл янына җыелдылар, зур казанда пешкән пылаудан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International