ИҢ КҮП ТЕРЛЕК АЗЫГЫ – “КЫЯТ”ТА

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Районның барлык төр хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 июльгә күпьеллык үләннәр 11841 гектарда урдырылган. Аларның 6653 гектары сенаж, 3812 гектары – печән, калганы яшел азык өчен. Бүгенге көнгә барлыгы 44429 тонна сенаж базланган.Бу тиешленең 51 процентына тиң. Печән планда каралганның 38 проценты күләмендә, ягъни 5436 тонна төргәкләнгән.  Район буенча һәр шартлы баш терлеккә 8,8 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән. Монда иң зур күрсәткеч “Кыят”та – 19,2 центнерга тиң. Шулай ук “Ямбулат”, “Коммуна”, “Йолдыз” һәм “Авангард” кышлыкка терлек азыгы туплауда иң оператив эшләүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International