Хәвеф-хәтәрсез

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Бүген, МБУ "Досуговый центр" мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен  "Хәвеф-хәтәрсез җәй" исемле дәрес үтте.

Анда бәхетсезлеккә юлыкмас өчен, һичьюгы төп кагыйдәләрне кабатладылар: Иң элек су коену өчен моның өчен махсус урыннарны сайлау мәслихәт. Һава температурасы +20, суныкы +18 градустан түбән булганда суга керергә ярамый. Анда да 3-5 тапкыр 10-15 минутлап кына коенырга кирәк. Суда организмның суынуы аеруча куркыныч, моның аркасында кеше тирән булмаган урында да батарга мөмкин. Ашаганнан соң 1,5-2 сәгать вакыт узарга тиеш. Балаларны  су буена үзләрен генә җибәрергә ярамый. Шулай ук, бигрәк тә йөзә белмәгәндә камера, такта кебек  йөзү чаралары кулланмавың, этеп-төртешеп уйнамавың, башкаларны куркытмавың, караңгы вакытта коенмавың, спиртлы эчемлекләр эчкән килеш суга кермәвең хәерле. Бәла килеп чыккан очракта 112 номеры буенча коткару хезмәтчелегенә хәбәр итәргә кирәклеген әйтеләр.

Чара азагында балалар өчен урман янгыннарына багышланган фильм күрсәтеп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования