ЭЛЕККЕГЕ ПОЗИЦИЯГӘ КАЙТЫРГА

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Район эчке эшләр бүлегенең республика һәм район дәрәҗәсендәге  массакүләм чараларда җәмәгатьчелек тәртибен саклауда    уяулыгы эчке эшләр министрлыгы тарафыннан югары бәяләнгән. Әмма алты айлык эш нәтиҗәләре буенча ул үз категориясендәге унике район арасында  мактаулылар рәтендә түгел. Йомгаклау утырышында бүлек начальнигы Радик Егоров моның сәбәпләренә тукталып, кайбер бүлекчәләр, подразделениеләр хезмәткәрләрен тәнкыйтькә тотты.

Бүлекнең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре белән штаб начальнигы Сергей Климов таныштырды. Гомуми җинаятьләр саны алты айда узган ел белән чагыштырганда кимегән. Узган ел 191 булса, быел 166га төшкән. Отчет чорына  тикшерелеп, судка тапшырылган җинаять эшләре саны 15,7 процентка, ачылмый калган җинаятьләр саны 13,3 процентка кимегән.  Ачылмый калган җинаятьләр арасында иң зур күрсәткечне урлаулар алып тора – барлыгы 11 факт. Аннан кала - мошенниклык очраклары, наркотиклар сату. Радик Михайлович докладчыны шул урында туктатып, моның сәбәпләрен атады. Монда оператив төркем хезмәткәрләрен, участоклар  вәкилләрен күп нәрсәне тиешенчә һәм үз вакытында башкармауда гаепләде. Хезмәткәрләрнең оперативлыгы түбән. Нәтиҗәдә кыйммәтле вакыт кулдан ычкындырыла, диде җитәкче.

-Алга табан болай булмаячак. Эш тактикасын белмисез икән, сезнең урынга башкалар киләчәк, - диде җитәкче.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе эшчәнлеге буенча Радик Михайлович федераль трассаларда инспекторларны уяулыкны арттырырга өндәде. Һәм тагын бер мөһим мәсьәлә, аварияләр буенча анализ ясауны көчәйтергә кушты. Шуннан чыгып кына җибәрелгән хаталар өстендә эшләргә мөмкин, - диде ул.

Бүлекнең эшчәнлеге турында шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин аерым фикер белдерде: ул тикшерү эшләренең сыйфатына ризасызлык белдерде.

- Кайберләрен ахыргача укып чыккач,  тулы бер картинаны күз алдына да китерүе авыр. Ә нәтиҗәләр шундый вак детальләрдән җыела, -  диде ул.

Киңәшмә ахырында сүз алган муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров хокук саклау органнары системасында элеккеге позицияне кайтару бурычын куйды. Моның өчен район җитәкчелеге тарафыннан кирәк булганча ярдәм ителәчәген әйтте. Шәһәрдә якын арада тагын 100 видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак. Бу урлау фактларын киметүдә ярдәм булыр дип ышанам, диде ул. Аннан соң, шәһәр урамнарында хәрәкәт өстенлеген тагын бер кат өйрәнергә кирәк диде район башлыгы. Урамнарда аварияләр саны еш күзәтелүнең төп сәбәбе шуңа бәйле булырга да мөмкин. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рамил Миңнебаев белдерүенчә, авыр ДТПларның барысы да диярлек читтән килүчеләр  катнашында килеп чыга.  Күрәсең, безнең шәһәр эчендә кагыйдә буенча йөрергә ориентлашып өлгермиләр, дигән фараз бар. Марат Азатович районда масса төсендәге төрле чараларның имин узуында эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең өлеше зур булуын ассызыклады, моның өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования