Буада полиция хезмәткәрләренең гарнизон разводы узды

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Үзәк паркы каршындагы мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең гарнизон разводы булды. Анда район саклык бүлегенең шәхси составы, полициянең участок уполномоченныйлары, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашты. Тантанада полиция хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр ассызыкланды, яңалыклар белән таныштырылды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде.Разводны участок җитәкчесе Радик Егоров кабул итте.

Анда шәхси сак хезмәтләре, халык дружинасы, “Форпост” студентлар отряды да катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов шәһәрдә җәмәгатьчелек хокук тәртибенең саклаулары, закончалык үтәлешен тәэмин итүләре өчен Буа районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткезде:
- Халыкның тыныч яшәве, төрле җинаятьләрне булдырылмый калу сездән тора. Бу җаваплы хезмәтне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм, алга таба да шул юнәлештә эшләрсез дип ышанам. Һәрберегезнең йортында иминлек, саулык хөкем сөрүен телим, - диде Ранис Рәфис улы.

Әлеге чарада хезмәткәрләргә дәүләт һәм җирле дәрәҗәдә бүләкләр тапшырылды, шулай ук иң якшы шәхси сак хезмәтләр, халык дружиналары, “Форпост” студентлары истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International