Буалылар "Рост" сменасында ял итеп кайттылар

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Анапаның «Приазовье» лагеренда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың “РОСТ” (“Растём в Образовании, Спорте, Творчестве”) балалар хәрәкәте активистлары өчен профильле смена оештырылды. Биредә Боерган авылы мәктәбенең һәм Буа шәһәрнең 5 номерлы гимназиясенең укучылары ял итеп кайттылар.

Смена медиа-мәгълүмат, гражданлык-хокук, рухи-әхлакый, спорт сәламәтләндерү юнәлешләре буенча оештырылды. Лагерьда балаларның әйдәп бару, җитәкчелек итү сыйфатларын үстерү юнәлешендәге үзидарә органы системасы эшләде. Ул гомуми лагерь программасы белән чиратлаштырып алып барылды.

Эшне оештыруда “Приазовец” шәһәре мэриясе, спорт, мәдәният, экология, куркынычсызлык буенча департаментлар һәм матбугат үзәге җитәкчелек итте. “РОСТ” сменасында катнашучылар төрле очракларда бер-береңә ярдәмгә килү, тормышта югалып калмау, янәшәдәгеләр белән аралашу күнекмәләре дә алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International