Ел башыннан 64 меңнән артык ипотека сделкасы теркәлгән

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Бу узган елгыдан 33% ка күбрәк: былтыр исә шул ук вакыт эчендә 48201 ипотека сделкасы теркәлгән булган. 2018 елның июнендә Татарстан Республикасының Росреестр идарәсендә 10238 ипотека теркәлгән, шуның 4867 се -Казанда.

2018-елның 1 яртыеллыгында Татарстанда барлыгы 64248 мең ипотека теркәлгән, шуның 32456 сы -Казанда. Кредит нигезендәге ипотекалар саны 40422 не (Казанда- 15387) тәшкил иткән, шул исәптән торак өчен  - 29012 (Казанда - 11482), торак булмаганнарга - 9096 (Казанда - 3399), җир кишәрлегенә - 2314 (Казанда - 506).

Шулай ук Татарстанда акчаны өлешләп кертү килеәүләрнең саны өчкә арткан. Быелның 6 ае өчендә ТР Росреестр идарәсендә акчаны өлешләп кертүнең 8722 килешүе теркәлгән, 2017 елда исә бу күрсәткеч 6644 булган.

Моннан тыш, ярты ел өчендә теркәлгән хокукларны чикләү  Идарәдә теркәлгән, күчемсез объект хокукларын чикләү саны 357674 не тәшкил иткән. Шул ук вакытта торакка карата теркәлгән хокуклар саны - 133228, машина урыннарына - 257, җир кишәрлекләренә - 85645.

Алу-сату килешүләренә килгәндә, 2018 елның башыннан татарстан Росреестрында торакны алу-ату буенча 34129 килешү теркәлгән, 5844-се - торак булмаган обүектларныкы, 18978 се - җир кишәрлекләренә карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International