Буада Праймериз үтте

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Кичә, 22 июльдә Буа муниципаль районында 11 округ буенча сайлаучылар белшн кондидатларның алдан тавыш бирү очрашуы узды.

Алдан тавыш бирү "Бердәм Россия" Партиясе эшчәнлегенең мәҗбүри устав формасы булып тора. Бу- сайлау программасына әзерлекнең бик мөһим һәм мәҗбүри этабы. Алдан тавыш бирүнең мәгънәсе - республианың һәрбер муниципаль җирлегендә депутатлыкка кандидатларның сайлаучылар белән очрашулар узуында. Болар - кандидатлар буенча тавыш бирүгә хокукы булган граҗданнар.

Очрашуда сайлаучылар депутат вәкаләтләрнен лаеклы рәвештә тормышка ашыра алучы, үзләренз ошаган кандидатларга тавыш бирделәр. тавыш бирү ябык иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык кандидатлар рейтингы булдырылды. Бу рейтинг  исемлеге 2018 елның 9 сентябрре сайлауларында ТР Буа муниципаль районы  муниципаль җирлекләре органнары депутатларының остәмә сайлауларында "Бердәм Россия" Партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү өчен төп исемлек булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International