Бал соңара, тузганактан соң һава торышы көйсезләнде

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Быел бал аерту соңара. Умарта оялары булучылар бу эшкә масса төсендә август башларына табан керешәчәкләр. Районның умартачылык буенча дәүләт инспекторы Әсрар Фәхретдинов әйтүенчә, моңа җәй башында һава торышының тотрыксызлылыгы сәбәпче булган.

– Язгы соңгы чәчәкләрнең берсе – тузганактан соң һава торышы көйсезләнә башлады. Июнь башында көннәр салкын булды. Төннәрен температура минус 1-2 градуска кадәр төште.  Аннан эссе һәм коры көннәр башланды. Җирдә дым булмау да умарта кортлары өчен начар. Чәчәкләр нектар бүлеп чыгармый. Шул рәвешле, бал кортлары нектарны июль урталарыннан гына чынлап торып җыя башлады, – ди ул. Хәзер көненә уртача 3-4 килограмм тирәсе бал җыела. Бу зур күрсәткеч түгел. Ул 9 килограммга кадәр җиткән еллар да булган. Баш умартачы әйтүенчә,   һәр оядан 30-40 килограмм товар балы алырга өметләнеп торалар. Адав-Толымбай авылыннан Нияз Нигъмәтуллин беренче балны аертып карарга өлгергән инде. Ул да шуннан ким булмаска тиеш, ди.

– Күп нәрсә һава торышына бәйле. Быел менә авыррак ел килде. Әмма барыбер умартачылык үзен-үзе аклый. Аннан уңышлы еллар да аз түгел. Ике аертуга 150 килограмм товар балы алган вакытлар да булды, – ди бу өлкәдә 30 еллык  стажлы Нияз. Сүз уңаеннан, ул тәҗрибәле генә түгел, белемле умартачы да. Мәктәптә укыганда ук умарталар асрый, аннан Кама Тамагында һөнәри белем ала. Төрле оешмаларда бу юнәлештә эшли. Табигатне яратуы аучы да итә үзен. Бүген шәхси умарталыгында 60лап оя бар. Аларны карарга гаиләсе дә булыша.

 – Бал кортларына нектар эзләп ерак очарга туры килмәсен өчен җәй айларында ояларны болын-кырларга чыгарабыз. Бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәбез, – ди ул. Мәсәлән, юкә нектар биргән вакытта аңа якынрак илтәләр. Аның әйтүенчә, бал чәчәкле-юкәле түгел, ә юкәле-чәчәкле булса кыйммәтрәк.  Әсрар Фәхретдинов сүзләренә караганда, быел юкә нектарны 3-4 көн дәвамында биргән. Гомумән, 1,5 мең ояны – бер ишесе, шул исәптән Әсрәр Фәхретдинов та, аларны Зур Кырлаңгы авылы янына, донник кыры тирәсенә, икенчеләре карабодай басулары янына күчергәннәр. Сүз уңаеннан, карабодай районда быел Боерган, Яңа Тинчле, Иске Тинчәле, Яшевка, Яңа Чәчкап авыллары тирәләрендә 751 гектарда чәчелгән. Хәзер рапс та чәчәк ата. Әмма умартачылар аны бик өнәп бетерми. Балы тиз утыра, диләр.

Алдан әйткәнемчә, бик тиздән умартачылар дәррәү бал аерта башлаячаклар. Ә районда умарта асраучылар аз түгел. Барлыгы 5000ләп оя исәпләнә. Бәясе былтыргыдан югары булмаячак, 3 литрлы банкасы 1500 сум тирәсе тәшкил итәчәк, диләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International