Татарстан Росреестрында сорау - җавап кайнар линиясе

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе өлешләп катнашу килүшеләрен теркәү мәсьәләләре буенча бердәм "Кайнар линия" көнен үткәрде. Казанда "Кайнар линия"гә мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына юридик затларның күчемсез милкен һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт тарафыннан теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Мәгъсумова  җавап бирде. сезнең игътибарыгызга кайбер сорау һәм җавапларны тәкъдим итәбез:

- Әйтегез әле, застройщиктан алыш-биреш актын алганнан соң, фатирга хуҗа булу хокукун теркәү өчен нинди документлар кирәк?

-  Моның өчен сезгә түбәндәге документлар кирәк була. РФ паспорты оригиналы, хуҗа булу хокукының дәүләт тарафыннан теркәлүе турында гариза, өлешләп тезү катнашу килешүенең оригиналы, ике оригиналда фатирны алыш-бирү акты. Дәүләт ташламасы 2000 сум тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International