"Гармония" халыкны социаль яктан тәэмин итү Буа комплекс үзәгенең гайлә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге белгечләре янгын куркынычсызлыгына багышланган "Янгын куркынычсызлыгына өйрәнү" темасына төркемле дәрес үткәрделәр. Чарада катнашучылар - мәктәп яны лагеренда ял итүче аз керемле гайләдә тәрбияләнүче балалар. Чараның төп максаты балаларга янгын белән сак булу һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен булдыру.