Бүген Ял үзәгендә, 44нче, 223 нче номерлы Федераль законнарны һәм "Бирҗа мәйданчыгы" системасын үтәү йөзеннән, электрон ресурслар системасында Буа районында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү программасы буенча укулар булып узды. Катнашучылар алдында "ТР госзаказ агентлыгы" АҖ генераль директоры урынбасары Владимир Аксенов һәм "Бирҗа мәйданчыгы" эше буенча белгеч Максим Ипатов чыгыш ясады.